Иҗтимагый байлыкларны һәм чыгымнарны бүлүдә гаделсезлек һәм тигезсезлек китереп чыгара торган коррупция дәүләт механизмының иҗтимагый байлыкларны нәтиҗәле бүлеп бирә алмавы һәм тормыш эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә коррупцион практикалар барлыкка килүе билгесе булып тора.
Хәзерге вакытта дәүләт хезмәткәрләренең һөнәри эшчәнлегендә коррупцион рискларны минимальләштерүнең административ-хокукый режимын камилләштерергә кирәк. Шул уңайдан 28.06.20021 елда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы урынбасары эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре белән берлектә, Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору буенча үткәрелә торган чаралар турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү, җәмгыятьтә коррупциячел тәртипкә түземсезлек булдыру максаты белән сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләренә анкета үткәрде.