Олимпиадага әзерләнәбез

2021 елның 30 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе укучыларның кулланучылар белемен арттыруга багышланган озак сроклы максатчан программа чараларын үтәү йөзеннән, гомуми белем бирү учреждениеләренең 8-11 сыйныф укучылары өчен кулланучылар белемнәре нигезләре буенча республика олимпиадасын инде беренче ел гына уздырмый.

Мәктәп укучыларының олимпиадаларда катнашуының бәхәссез уңай яклары бар: тәҗрибә һәм белем туплау, укучыларның күзаллауларын киңәйтү. Икенчедән, җиңгәндә дә, җиңелгәндә дә бала бик күп хис-кичерешләр кичерә — аларны аңларга һәм үз хисләрен контрольдә тотарга өйрәнә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча олимпиада нәтиҗәләре балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә муниципаль берәмлекләрнең рейтингына кертелгән.

Быел, элеккеге кебек үк, кулланучылар белемнәре нигезләре буенча республика олимпиадасының беренче этабы сентябрьнең беренче көннәрендә старт ала.

Укучыларны инде хәзер үк олимпиадага әзерләнә башларга чакырабыз. Җәй айларында иренмәскә, норматив-хокукый документларны уку өчен вакыт табарга тырышырга кирәк – бу Россия Федерациясе Гражданнар кодексы, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы һәм башкалар.

Җәен мөстәкыйль әзерлек укучыларга олимпиада биремнәрен үтәргә мөмкинлек бирәчәк, ә иң мөһиме  - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә алынган белемнәрне алар практикада куллана алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International