Балык Бистәсе районында ведомствоара комиссия утырышы узды

2021 елның 1 июле, пәнҗешәмбе

Балык Бистәсе муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы катнашында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды.

Комиссия утырышында авыл җирлекләре башлыклары, хуҗалык итүче субъектлар, РОВД һәм алкогольле продукция белән тәэмин итүче оешмалар вәкилләре катнашты.

Утырыш башында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары алдагы утырыш йөкләмәләренең үтәлеше турында сөйләде. Аннары 2021 елның 5 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасының алкогольле продукцияне ваклап сату җирле базарларындагы вәзгыятьне бәяләүнең һәр индикатор киселешендә районның алкоголь базарындагы хәл мәсьәләләре каралды.

Авыл җирлекләре башлыкларының халыкны легаль булмаган сыйфатлы продукция белән тәэмин итү һәм алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнеше фактларына юл куймау өлешендә алкогольле продукция сату күләмнәренең кимүенә юл куелган мәгълүматы тыңланды.

Комиссия утырышы барышында халык арасында алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз сатуга карата түземсезлек мөнәсәбәтен формалаштыру мәсьәләсе каралды һәм бу ресурсны «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы эшендә гражданнарның активлыгын арттыру өчен районның барлык хезмәтләре тарафыннан файдаланырга тәкъдим ителде. Белешмә өчен: 2021 елның 5 ае йомгаклары буенча «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына Балык Бистәсе районында яшәүчеләрдән бер генә мөрәҗәгать тә килмәгән, ә халык һәм эшмәкәрләр тарафыннан законсыз хәмер сату урыннары турында мәгълүмат даими рәвештә хуҗалык итүче субъектлар белән киңәшмәләрдә дә, гражданнарны күчмә кабул итүләр барышында да яңгырый.

Куелган мәсьәләләрне карау нәтиҗәләре буенча комиссия алдагы уртак чаралар планына төзәтмәләр кертте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International