5 айлык эшкә йомгак ясалды

2021 елның 25 июне, җомга

2021 елның 24 июнендә Питрәч муниципаль районында Питрәч муниципаль районы территориясендә алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булып узды.

Эшче төркем утырышы барышында 5 ай нәтиҗәләре буенча фикер алышынды, проблемалар каралды. Исәп чорында алкогольле продукцияне ваклап сату күләме, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 11% ка, сыра һәм сыра эчемлекләрен сату 24% ка арткан.

Эшмәкәрләр белән профилактик эш алып барылуга карамастан, алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозулар элеккечә ачыкланып килә. Шулай итеп, 5 ай эчендә документларсыз гына алкогольле продукция сату, БДАМСта тиешенчә исәпкә алынмау, яраклылык вакыты чыккан сыра сату, декларацияләү тәртибен бозу кебек хокук бозуларга юл куйган 9 хуҗалык субъекты ачыкланган.

Законсыз әйләнештән 26 литрдан артык күләмдә алкогольле продукция тартып алынган. Чагыштыру өчен: 2020 елның шул ук чорында бер генә литр да алынмаган.

Кызганычка каршы, алкогольле продукцияне кулланудан агуланулар да теркәлгән. Хәзерге вакытта һәр фактка җентекле анализ ясала.

Куелган мәсьәләләрне карау нәтиҗәләре буенча комиссия алдагы уртак чаралар планына төзәтмәләр кертте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International