2021 елның 5 аена эшкә йомгак ясалды

2021 елның 19 июне, шимбә

Биектау районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышында 2021 елның 5 ае йомгаклары буенча Биектау муниципаль районының алкоголь базарындагы вәзгыять анализланды.

2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, районда алкогольле продукцияне ваклап сату 4 сәүдә объектында туктатылды. Бер яктан, моны уңай бәяләргә мөмкин. Ләкин, алкогольле продукцияне сатучы легаль сәүдә объектларының булмавы алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнеше артуга китерергә мөмкин. Шуңа күрә районда күчмә сәүдәне дөрес итеп оештыру бүгенге көндә актуаль булып кала бирә, өстәвенә, районда суррогатлар белән агулану факты теркәлгән инде.

Алкоголь базарында хокук бозуларны ачыклау һәм булдырмауга юнәлдерелгән комиссия эшенең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан, район халкын әлеге проблемага активрак җәлеп итәргә һәм «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларның барлык реаль фактлары турында хәбәр итәргә, яисә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә язма гаризалар белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International