Зәйдә спиртлы продукциянең законсыз әйләнешенә чик куелды

2021 елның 5 июле, дүшәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй муниципаль районы буенча бүлеге хезмәткәрләре сәүдә объектында административ участокны тикшерү барышында гражданинга үтә күренмәле шешәдә, 100 мл сыешлы, этикеткасына «дару формаларын әзерләү өчен фармацевтик антисептик эретмә» дигән текст язылган флаконнар сату факты билгеләнде. 4 флакон күләмендә күрсәтелгән спиртлы сыеклык шәхси эшмәкәрдән тартып алынды һәм эш материаллары белән бергә административ тикшерү уздыру өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына тапшырылды. Тартып алынган барлык продукция экспертизага җибәрелде. «Татэкспертцентр» ДБУ тарафыннан үткәрелгән эксперт тикшеренүе нигезендә, тәкъдим ителгән үрнәктәге этил спиртының күләме 95,4% тәшкил итә. Шулай итеп, шәхси эшмәкәр этил спиртын ваклап саткан дигән нәтиҗә ясалды.

Мондый гамәлләр РФ КоАП 14.16 статьясындагы 1 өлешендә каралган административ хокук бозу составының объектив ягын тәшкил итә (этил спиртын, шул исәптән этил спиртын (этанол), яки спиртлы тәм-том һәм биологик актив тәм өстәмәләрен, яки шәраб материалларын ваклап сату).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International