Татарстан Республикасы Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүгә, аның әйләнешенә һәм сыйфатына дәүләт контролен һәм кулланучылар хокукларын яклауны тәэмин итү буенча Дәүләт инспекциясе , «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге 2021 елның 1 августыннан 18 ноябренә кадәр кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырту буенча республика конкурсы (алга таба - Конкурс) оештыра. Конкурс массакүләм мәгълүмат чараларын кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен киң яктыртуга җәлеп итү максатыннан үткәрелә.
Кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләрен пропагандалауга зур өлеш керткән журналистларның иҗади активлыгын бүләкләү;
ММЧда кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләрен яктырту алымнарын һәм формаларын камилләштерү;
Кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләрендә республика гражданнарын агарту дәрәҗәсен күтәрү.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә, аларның һәркайсында җиңүче билгеләнә:
«Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча басма массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы публикация»;
«Татарстан Республикасында гражданнарның кулланучылар грамоталылыгын арттыру буенча массакүләм мәгълүмат чараларының иң яхшы редакциясе»;
«Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча иң яхшы интернет-басма»;
«Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча иң яхшы телесюжет (яки телетапшыру)»;
«Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча иң яхшы радиосюжет (радиотапшыру)».
Конкурста Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы тиешле закон тәртибендә теркәлгән Россия Федерациясе ММЧ редакцияләре (алга таба – ММЧ редакцияләре), аерым авторлар, юридик затлар катнаша ала.
Конкурска түбәндәге эшләр кабул ителә::
телевизион эшләр (программалар, махсус репортажлар, телесюжетлар цикллары һәм башка телевизион эшләр) МР4 форматында тәкъдим ителгән һәм (яки) CD - яки DVD-дискта, йөкләп алу өчен актив сылтамалар һәм (яки) хәтер флеш-картасында;
радиосюжетлар (программалар, махсус репортажлар, радиосюжетлар цикллары) МР4 форматында тәкъдим ителгән һәм (яки) CD - яки DVD-дискта, йөкләп алу өчен актив сылтамалар һәм (яки) хәтер флеш-картасында;
басма, электрон массакүләм мәгълүмат чараларында (публикацияләр серияләре, махсус чыгарылышлар) һәм башка басма, электрон массакүләм мәгълүмат чараларында юридик зат имзасы һәм мөһере белән (булган очракта) яисә авторның оригиналь һәм (яки) ксерокопиядә тәкъдим ителгән 1500 билгедән дә ким булмаган автор имзасы белән расланган һәм (яки) скан (фото) вариантта.
Конкурс эшләре, Конкурс турындагы Нигезләмәдә күрсәтелгән документлар пакеты белән бергә, 2021 елның 20 октябренә кадәр түбәндәге адрес буенча җибәрелә: 420107, Татарстан Республикасы, Казан ш., Һади Такташ ур., 94, (почта) һәм (яки) электрон почта аша (pdf, jpeg форматларында яки видеоформатта): konkurs.zpp@tatar.ru «Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктыртучы Конкурсына» тамгасы белән.
Белешмәләр өчен телефоннар: (843) 277-94-99, 277-94-95.
Йомгак ясау һәм бүләкләү 2021 елның ноябрь – декабрь айларында булачак.
Конкурсны үткәрү тәртибе, шартлары һәм сроклары турында тулырак мәгълүмат Кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы порталында урнаштырылган http://tatzpp.ru/ - «Чаралар»/ «Кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырту буенча Конкурс» бүлегендә түбәндәге сылтама буенча: https://www.tatzpp.ru/events/konkurs/57465/