Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча сәүдә предприятиеләре арасында анкеталаштыру дәвам итә

2021 елның 26 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре, җәмгыятьтә коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча «Азалия» СК (Казан шәһәре, Х.Мәүләтов ур., 24а йорт) хезмәткәрләре арасында анкеталау үткәрде.

Коррупция иҗтимагый процессларга тискәре йогынты ясый, инвестицион климатның начараюына, ярлылык таралуына, халыкның әхлак дәрәҗәсен киметүгә китерә, милли иминлек һәм илнең нәтиҗәле социаль-икътисадый үсеше өчен янаулар тудыра.

Коррупциянең күп төрләре бар: ришвәтчелек, җәмәгать куллану өчен билгеләнгән товарларны һәм хезмәтләрне законсыз үзләштерү, кумчылык (эшкә алганда өстенлек гаилә әгъзаларына бирелә), шәхси файда алу максатларында законнар һәм кагыйдәләр эшләгәндә йогынты ясау – болар барысы да хокук бозу һәм вазыйфаи җинаятьләрнең киң таралган мисаллары.

Һәр гражданин актив тормыш позициясе биләгәндә, коррупция күренешләре киңлеген тарайту һәм мәсьәләләрне законлы ысул белән хәл итү өчен бөтен көчен куеп, үзеннән башларга һәм барлык күренешләрдә коррупциягә каршы атмосфера һәм түземсезлек тәрбияләгәндә генә аны җиңеп була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International