Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә «Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнарында кулланучыларга белем бирү һәм профилактик чаралар үткәрү технологиясе» дигән темага фәнни-гамәли конференция булды. Конференция эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнары хезмәткәрләре катнашты. Чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов сәламләде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Розалия Арсланова Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә халыкның кулланучылар белемен арттыруга юнәлдерелгән чаралар комплексын гамәлгә ашыру турында доклад белән чыгыш ясады. Аннары кулланучылар законнарындагы үзгәрешләр, кулланучылар хокукындагы килешү шартларының актуаль проблемалары, чит илләрдә кулланучыларны агартуны оештыру һәм башкалар турында фикер алыштылар. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Марсель Шаһидуллин яңа коронавирус йогышлы авыруы таралу шартларында укучыларның куллану белемнәрен арттыру өчен белем бирү чаралары үткәрү турында доклад белән чыгыш ясады.