Авылларда гражданнарны күчмә кабул итүләргә һәрчак ихтыяҗ бар

2021 елның 2 августы, дүшәмбе

2021 елның 30 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Биектау муниципаль районының Олы Кавал авыл җирлегендә гражданнарны чираттагы күчмә кабул итү үткәрде.

Чарада катнашучылар сатып алынган товарларның сыйфаты, гарантия срогы чыккач та, гарантия срогы чыкканчы да кире кайтарылылрга тиешле товарлар, икмәк-күмәч эшләнмәләренә һәм сөт продуктларына сәүдә өстәмәләре, кире кайтарылырга яки алмашырга тиеш булмаган сыйфатлы товарлар турында үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Товарлар һәм сатучы турында сатып алучыларга нинди мәгълүмат тапшырылырга тиешлеге, сатыла торган товарларга бәяләр ничек  рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килү-килмәве, ышанычлы үлчәү җиһазларының нинди документлар белән раслануы турында сөйләштеләр.

Шулай ук сәүдә өлкәсендә, аерым алганда, сыйфатсыз товарлар сату һәм төрле хәлләрдә аларны хәл итү юллары турында да сүз барды. Чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре һ.б. нигезендә аңлатмалар бирелде.

Авылларда гражданнарны күчмә кабул итүләргә ихтыяҗ һәрвакыт зур – алар гражданнарга, авылдан читкә чыкмыйча, күп кенә мәсьәләләрне урында хәл итәргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International