Спас муниципаль районында МВК утырышы котлау һәм грамоталар тапшыру белән башланды

2021 елның 2 августы, дүшәмбе

2021 елның 30 июлендә Спас муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды.

Чара башында район башлыгы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы Александр Панов озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм лаеклы ялга чыгу уңаеннан, территориаль органның контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече вазыйфасында эшләгән Кадыйрова Рузалия Шәймулла кызына Почет грамоталары тапшырдылар.

Шуннан соң чара гадәти режимда узды. 2021 елның 6 ае йомгаклары буенча башка муниципаль берәмлекләр арасында рейтингта районның алкоголь базарында начар позицияләре турында фикер алышынды һәм хәлне яхшырту юллары билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International