Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәеновның Лениногорск муниципаль районының икътисад торышы турындагы хисабына багышланган киңәшмәдә катнашты. Чара башында район башлыгы җирле товар җитештерүчеләр һәм сәүдә предприятиеләре вәкилләренә Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
Киңәшмәдә узган ел белән чагыштырганда, район территориясендә алкоголь продукциясен сатуның кимүе турында сөйләштеләр, бу, үз чиратында, суррогат хәмер һәм көмешкә куллануны арттыруга сәбәп булып тора. «Алкоторг» ҖЧҖ директорының сатулар буенча урынбасары белән берлектә агымдагы елның өченче һәм дүртенче кварталларына сәүдә объектлары киселешендә республикада җитештерелгән аракы һәм ликер-аракы продукциясен сату планы буенча фикер алыштылар.