4 нче август көнне Мөслим районы Башкарма комитетының беренче урынбасары Рөстәм Ильясов рәислегендә түгәрәк өстәл узды, анда мотивация программалары буенча фикер алыштылар. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Алинә Виноградова, «Алкоторг» ҖЧҖ вәкилләре катнашты. «Алкоторг» ҖЧҖнең Татарстан Республикасында сатулар буенча директор урынбасары И.Минһаҗетдинов Татарстан Республикасы продукциясен сату планнары, максатлары, ирешелгән нәтиҗәләр, мотивацион карарлар турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.
Фикер алышу нәтиҗәләре буенча түгәрәк өстәлдә катнашучылар мотивация программасы максатларына ирешү өчен чаралар билгеләделәр.