Халыкны кызыксындырган барлык сораулар буенча да консультацияләр бирелде

2021 елның 6 августы, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районының Югары Шубан авылында гражданнарны чираттагы күчмә кабул итү үткәрде, анда Шубан авыл җирлеге башлыгы Раиф Мөҗипов та катнашты.

Кабул итүгә авыл халкы үз проблемалары белән мөрәҗәгать итте. Аларга техник яктан катлаулы сыйфатлы товарлар сатып алу, таләпләр кую сроклары, тиешле сыйфаттагы товарларны кире кайтару сроклары, тиешле сыйфаттагы аяк киеменә таләпләр кую сроклары, җиһаз ясау һәм китерү заказларын үтәү срокларын бозу турында консультацияләр бирелде.

Күчмә чара кысаларында территориаль орган хезмәткәрләре әлеге торак пунктта сәүдә эшчәнлеген алып баручы шәхси эшмәкәрләр кибетләрендә семинарлар үткәрде. Аеруча игътибар тиз бозыла торган азык-төлек продуктларының яраклылык срокларын һәм саклау шартларын үтәүгә юнәлтелде.

Сатып алучыларга товарлар һәм сатучы турында нинди мәгълүмат бирелергә тиешлеге, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе нинди документлар белән раслана, тикшерелгән үлчәү җиһазларының кирәклеге, теге яки бу хокук бозулар өчен җаваплылык, тикшерүләр үткәргәндә хуҗалык итүче субъектның хокуклары турында аңлатмалар бирелде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе өчен мондый очрашулар форматы инде традициягә әверелде. Торак пунктларда күчмә кабул итүләр һәрвакыт кирәк. Алар гражданнарга, авылдан читкә чыкмыйча, күп кенә мәсьәләләрне урында хәл итәргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International