Лаеш муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы катнашында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды.
Комиссия утырышында авыл җирлекләре башлыклары, хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре, алкогольле продукция белән тәэмин итүчеләр һәм эшмәкәрләр катнашты.
Авыл җирлекләре башлыкларының халыкны легаль булган сыйфатлы продукция белән тәэмин итү һәм алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнеше фактларына юл куймау өлешендә алкогольле продукция сату күләмнәренең кимүенә юл куелган мәгълүматы тыңланды.
Комиссия утырышы барышында халык арасында алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз сатуга карата түземсезлек мөнәсәбәтен формалаштыру мәсьәләсе каралды һәм бу ресурсны «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы эшендә гражданнарның активлыгын арттыру өчен районның барлык хезмәтләре тарафыннан файдаланырга тәкъдим ителде. Халык һәм эшмәкәрләр тарафыннан законсыз рәвештә хәмер сату урыннары турында мәгълүмат хуҗалык итүче субъектлар белән киңәшмәләрдә дә, гражданнарны күчмә кабул итүләр барышында да еш яңгырый.
Куелган мәсьәләләрне карау нәтиҗәләре буенча Комиссия районда алдагы уртак чаралар планына төзәтмәләр кертте.