Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева Бөгелмә муниципаль районы территориясендә алкогольле продукция сату һәм алкогольле продукцияне законсыз сатуны булдырмау мәсьәләсе буенча киңәшмәдә катнашты.
Киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесенең икътисади үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Мөдәрисова, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Бөгелмә территориаль бүлеге башлыгы Владислав Долгих, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге башлыгы Айрат Гайнуллин, «Алкоторг» ҖЧҖ вәкиле Денис Новоселов, шулай ук алкоголь сату буенча иң зур сәүдә предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмәдә узган ел белән чагыштырганда район территориясендә алкоголь продукциясен сатуның кимүе турындагы мәсьәлә күтәрелде, бу, үз чиратында, суррогат хәмер һәм көмешкә куллануны арттыруга сәбәп булып тора.
«Татспиртпром» АҖ вәкилләре тарафыннан республикада җитештерелгән ликер-аракы продукциясе күргәзмәсе оештырылды, аннары агымдагы елның өченче һәм дүртенче кварталларына сәүдә объектлары киселешендә республикада җитештерелгән аракы һәм ликер-аракы продукциясен сату планы буенча фикер алышынды.