Алынган микрозайм күңелсезлекләргә китермәсен өчен

2021 елның 18 августы, чәршәмбе

Акчалар һәрчак кызыктыргыч үзлеккә ия. Аларга һәрвакыт мохтаҗлык бар. Әмма финанс ярдәме ашыгыч рәвештә кирәк булган хәлләр дә очрый.

Мондый кызыктыргыч белдерүләрне почта тартмаларында, реклама газеталарында һ. б. ларда очратырга мөмкин – бернинди проблемасыз акчаларга ия булырга мөмкин. Барлык проблемалар соңрак башлана, бу сер түгел.

Шул ук вакытта, күп кенә фирмалар легаль эшли, хәтта исемнәре дә матур – микрофинанс оешмасы.

Тарихи мәгълүматлар буенча, Бангладеш финансисты Мөхәммәд Юныс микрокредитлауның әтисе дип санала. Ул эшләгән концепциянең асылы шунда ки, кече бизнесны үстерү өчен, түбән процентлар белән залогсыз зур булмаган кредитлар бирү. Хәерчеләр өчен микрокредитлар системасы өчен ул 2006 елда дөньяның Нобель Премиясен алган. 1976 елда ул хәерче бангладешлыларга микрокредитлар биргән банкка нигез сала. Еллар узу белән Мөхәммәд Юнысның принциплары үзгәрде: кредитлар бирелгән процентлар түбән дип әйтеп булмый.

Элегрәк гражданнарны микрофинанслау белән кредит-кулланучылар кооперативлары һәм өлешчә ломбардлар гына шөгыльләнгән.

Әлеге финанс хезмәте бик кыска вакыт эчендә займ кирәк булган очракта популяр. Микрофинансистлардан займнарны эшмәкәрләр дә, гади гражданнар да ала.

Якында гына урнашкан компаниягә барганчы, аның турында тулы мәгълүмат алу мөһим: иң отышлы шартларда хезмәттәшлек итү, кулланучылар сайтларындагы фикерләр (интернеттан файдаланырга була). Массакүләм мәгълүмат чаралары реклама белдерүләре белән бәйле булуы. Мондый төр эшчәнлек алып барырга хокукы булуы белән кызыксыныгыз. Шик туган очракта, бу документларны биргән органнарда мәгълүматны тикшерегез.

Максималь кыска вакыт эчендә, документларның минималь пакеты (паспорт, яки шәхесне раслаучы башка документ) ярдәмендә акча алу, чыннан да, бик тиз һәм уңайлы, әмма төзелә торган шартнамәләрнең шартлары еш кына кулланучы файдасына түгел. Килешүне имзаларга ашыкмагыз. Барлык документларны игътибар белән укырга, үзегезне кызыксындырган сорауларны бирергә, килешүне ике яклы тәртиптә төзергәме яки юкмы дип карар кабул итәргә кирәк. Физик затлар өчен кредит буенча процент ставкалары мондый компанияләрдә бик югары. Еш кына накрутка турындагы мәгълүмат җентекләп яшерелә. Түләү суммасы кыйбатлану көн саен яки атнага бер тапкыр башкарылырга мөмкин.

Аерым алганда, кредит килешүе шартлары буенча, микрофинанслауның күп кенә үзәкләрендә көненә 2% еллык ставка билгеләнә. Еллык исәпләүдә инде 720% килеп чыга, әмма кайбер компанияләр белгечләре бу хакта дәшми калуны өстен күрә.

Мондый астрономик процентлар куркыныч. Бу, асылда, кредит кабаласы, шуңа күрә, чыннан да, акча кирәк икән – мондый кредитка керешкәнче, мең тапкыр уйларга һәм исәпләргә кирәк. Ә сезне бурычыгыз чыннан да коткарырмы? Бәлки, килеп туган хәлдән чыгу өчен нинди дә булса башка вариантлар бардыр? Микрокредитлауның төп куркынычы хәтта югары ставкаларда да түгел, ә просрочка өчен зур штрафларда.

Барыгызны да сак һәм уяу булырга чакырабыз: имза куйганчы барлык документларны укыгыз, өйрәнегез, ваемсыз булмагыз!

Килешү кул куелганнан соң төзелгән дип санала.

Берничә киңәш:

- акчаша мохтаҗлык туган очракта, кая баруыгыз турында, кредит алган очракта уңай һәм тискәре якларны, түләргә кирәк булачак % ларны исәпләгез;

- әгәр сезнең хәл тагын бер көн түзә алырлык булмаса, кайсы оешмада отышлырак дип санагыз - шул чакта гына займ сорап мөрәҗәгать итегез;

- оешманы сайлаганда кредит ставкасына игътибар итәргә кирәк. Әгәр сез акчаны 5-6 көнгә генә аласыз икән, процент зур булмаячак. Әгәр сезгә күбрәк вакытка кирәк булса, төрле оешмалар тәкъдим иткән вариантларны чагыштырып карагыз;

- кредитны түләүне кичектермәгән очракта, алга таба кредит алган очракта сезнең өчен % ставкасы түбәнрәк булачак;

- бурыч түләүнең төрле ысуллары булганына игътибар итегез: банк, түләү системалары, терминаллар аша тормышка ашырылырга мөмкин булган оешманы сайлагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International