2021 елның 13 августында Питрәч муниципаль районында Питрәч муниципаль районы территориясендә алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булып узды.
Эшче төркем утырышы барышында I яртыеллык нәтиҗәләре анализланды, проблемалы моментлар каралды. Каралган чорда алкогольле продукцияне ваклап сату күләме, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 10% ка (2,8 мең дал), сыра һәм сыра эчемлекләрен 32% ка яки 32 мең далга арткан.
Эшмәкәрләр белән профилактик эш алып барылуга, лицензияле сәүдә объектлары булмаган торак пунктларга барып сәүдә итүне оештыруга карамастан, алкоголь продукциясен сату өлкәсендә хокук бозулар һаман ачыкланып тора. Шулай итеп, 6 ай эчендә документларсыз гына алкогольле продукция сату, БДАМСта тиешенчә исәпкә алынмау, яраклылык вакыты чыккан сыра сату, декларацияләү тәртибен бозу кебек хокук бозуларга юл куйган 9 субъект ачыкланган.
Законсыз әйләнештән 26 литрдан артык күләмдә алкогольле продукция тартып алынды. Чагыштыру өчен: 2020 елның шул ук чорында бер генә литр да алынмаган.
Кызганычка каршы, алкогольле продукцияне кулланудан агуланулар да теркәлгән. Хәзерге вакытта һәр фактка җентекле анализ ясала.
Алкоголь базарында хокук бозуларны ачыклау һәм булдырмауга юнәлдерелгән комиссия эшенең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан, район халкын әлеге проблемага активрак җәлеп итәргә һәм «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларның барлык реаль фактлары турында хәбәр итәргә, яки Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә язма гаризалар белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.