Балык Бистәсе районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды

2021 елның 11 августы, чәршәмбе

2021 елның 11 августында Балык Бистәсе муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең сыйфат контроле бүлеге начальнигы катнашында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Комиссия утырышында авыл җирлекләре башлыклары, хуҗалык итүче субъектлар, РОВД һәм алкогольле продукция белән тәэмин итүчеләр вәкилләре катнашты.

Утырыш башында алдагы утырыш йөкләмәләрен үтәү буенча мәгълүмат тыңланды, шуннан соң катнашучылар игътибарына яртыеллык эш нәтиҗәләре буенча Балык Бистәсе районының алкоголь базарындагы хәл турында мәгълүмат бирелде.

Комиссия утырышы барышында халык арасында алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз сатуга карата түземсезлек мөнәсәбәтен формалаштыру мәсьәләсе каралды һәм бу ресурсны «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы эшендә гражданнарның активлыгын арттыру өчен районның барлык хезмәтләре тарафыннан файдаланырга тәкъдим ителде. Белешмә өчен: 2021 елның 6 ае йомгаклары буенча «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына Балык Бистәсе районында яшәүчеләрдән бер генә мөрәҗәгать тә килмәгән, ә халык һәм эшмәкәрләр тарафыннан законсыз хәмер сату урыннары турында мәгълүмат даими рәвештә хуҗалык итүче субъектлар белән киңәшмәләрдә дә, гражданнарны күчмә кабул итүләр барышында да яңгыратыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International