Бурычларны бергәләп хәл итәбез

2021 елның 18 августы, чәршәмбе

2021 елның 17 августында Казан шәһәре Башкарма комитетында МВК утырышы булып узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова, район администрацияләре башлыклары урынбасарлары, Казан шәһәре ИК МБ кулланучылар базары комитеты, Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге, Роспотребнадзор, суд приставлары хезмәтенең район бүлекләре, шулай ук алкогольле продукция белән тәэмин итүчеләр һәм хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре катнашты.

Утырыш барышында алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм булдырмау, проблемалы сәүдә объектларында эшчәнлекне туктату һәм бурычлылардан административ штрафлар түләтү мәсьәләләре каралды.

Профилактик эш алып барылуга карамастан, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозу очраклары кимеми. Агымдагы елның 6 аенда Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан 362 контроль буенча чара үткәрелде, нәтиҗәдә 332 хуҗалык итүче субъект ачыкланды, аларда алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә билгеләнгән тәртипләр бозыла. Ачыкланган бозулар саны 870. Материалларны карау нәтиҗәләре буенча, кагыйдә бозучыларга 10 млн. сумга якын штраф салынды.

Штрафларны түләтү мәсьәләсе аеруча кискен тора. Мәсьәләләрне карау нәтиҗәләре буенча комиссия әгъзаларына алга таба эшләү өчен тиешле йөкләмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International