Яңа уку елы алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре «Балалар дөньясы» сәүдә үзәге янында чираттагы кизү тору үткәрделәр, анда ата-аналар яңа уку елына мәктәп формасын сайладылар.
Кизү тору вакытында белгечләр тарафыннан формадагы җитешсезлекләр килеп чыккан очракта үз хокукларын яклау турында мәгълүмат җиткерелде, сыйфатсыз товар сатып алган очракта кулланучылар хокукларын яклау турында буклетлар таратылды.
Шулай итеп, кулланучының мәктәп формасына карата дәгъвалары килеп туган очракта, товарны алыштыру, сатып алу бәясен киметү, товарны кире кайтару һәм җитешсезлекләрне юкка чыгару таләпләре белән сатучыга мөрәҗәгать итү хокукы бар.
Мәктәп формасы килеп чыгышы турында бераз тарихи мәгълүмат.
Россиядә мәктәп формасы тарихы 1834 елда башлана, ул вакытта Россия империясендә барлык гражданнар мундиралларының, шул исәптән урта уку йортлары өчен дә, гомуми системасы раслана. Башта форманың яртылаш төре була. 1918 елда форма буржуаз калдыгы дип игълан ителә һәм гамәлдән чыгарыла. Ул 1948 елда кабат әйләнеп кайта, малайларга көмеш герблы зәңгәр фуражка, соры гимнастерка билгеләнә. Кызлар өчен: кара соры яки кара коңгырт күлмәк белән ак якалар һәм кара алъяпкыч белән ак алъяпкыч (парад формасы өчен) сыйфатында кабул ителә.
Бүгенге көндә форма уңайлы һәм куркынычсыз булырга тиеш, ә аның модельләрен эшләгәндә, балаларның яшь үзенчәлекләрен, мода буенча аларның теләкләрен исәпкә алырга кирәк.
Форма алганда, күләмен дөрес сайлау мәҗбүри, ул бала өчен утырган хәлендә дә, йөргәндә дә уңайлы булуына инанырга кирәк. Форма баланың хәрәкәтен чикләргә тиеш түгел, артык тар, кысан чалбар яки итәк баланың эчен авырттырырга мөмкин, ә кысан күлмәк һәм сарафаннар сулыш алуны катлауландыра.