Олимпиадага теркәлү башланды!

2021 елның 2 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе укучыларның кулланучылар белемен арттыруга багышланган озак сроклы максатчан программа чараларын үтәү йөзеннән, гомуми белем бирү учреждениеләренең 8-11 сыйныф укучылары өчен кулланучылар белемнәре нигезләре буенча республика олимпиадасын инде беренче ел гына уздырмый.

Мәктәп укучыларының олимпиадаларда катнашуы, бәхәссез, уңай нәтиҗәләргә китерә: тәҗрибә һәм белем туплау, күзаллауларын киңәйтү. Икенчедән, җиңгән очракта дә, җиңелгәндә дә бала бик күп төрле хисләр кичерә – үз хисләрен аңларга һәм алар белән идарә итәргә өйрәнә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча олимпиада нәтиҗәләре балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә муниципаль берәмлекләрнең рейтинг бәясенә кертелгән.

Хөрмәтле укытучылар һәм укучылар!

Исегезгә төшерәбез, олимпиадага теркәлү инде ачык. Үз мөмкинлекләрегезне кулдан ычкындырмагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International