Укучыларга Олимпиаданы үткәрү тәртибе һәм сроклары аңлатылды

2021 елның 2 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре башкарма комитет һәм Татарстан Республикасы буенча РПН ТОУ вәкилләре белән берлектә Алексеевск муниципаль районының 1 нче урта мәктәбендә Белем көненә багышланган мәктәп линейкасында катнаштылар.

Белгечләр укучыларга 2021 елның 2 сентябрендә гомуми белем бирү оешмаларының 8-11 сыйныф укучылары арасында «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» подпрограммасы нигезендә үткәрелә торган «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча 9 республика олимпиадасы башлануы турында сөйләделәр.

Укучыларга олимпиада үткәрү шартлары, тәртибе һәм сроклары турында җентекләп аңлатылды, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законын һәм товарларның, эшләрнең һәм хезмәт күрсәтүләрнең куллану базары мәсьәләләрен тирәнтен өйрәнүгә ярдәм итүче башка норматив актларны өйрәнү буенча киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International