Арча районы Урта Курса авыл җирлегендә күчмә кабул итү үткәрелде

2021 елның 6 сентябре, дүшәмбе

2021 елның 2 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров Арча муниципаль районының Урта Курса авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде. Авыл халкына алдан ук кабул итү турында тиешле белдерүләр аша хәбәр ителгән иде.

Кабул итү барышында сыйфатсыз техника сатып алу, телефонны озак вакыт дәвамында ремонтлау, сыйфатлы аяк киемен алыштыру, товарга экспертиза үткәрү сроклары турында сораулар бирелде. Шулай ук авыл территориясендә эшчәнлек алып баручы сәүдә объектлары вәкилләреннән алкогольле продукция сату өлкәсендә дә сораулар алынды.

Барлык сорауларга да гражданнар гамәлдәге законнар нигезендә алга таба тормышта куллану өчен җаваплар һәм тәкъдимнәр алдылар.

Претензияләр үрнәкләре күрсәтелгән, күп кенә файдалы һәм кирәкле мәгълүматларны табарга мөмкин булган Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең «Кулланучылар хокукларын яклау» Интернет - сайты булуы турында хәбәр ителде. «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша гражданнарның мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булу турында җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International