Казан территориаль органы начальнигы гражданнарны күчмә кабул итте

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

2021 елның 14 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Биектау муниципаль районының Биектау авыл җирлегендә гражданнарны чираттагы күчмә кабул итү үткәрде.

Чарада катнашучылар сатып алынган товарларның сыйфаты, гарантия срогы чыкканчы да, гарантия срогы чыккач та товарны кире кайтару сроклары, икмәк-күмәч эшләнмәләренә һәм сөт продуктларына сәүдә өстәмәләре, кире кайтарылырга яки алышынырга тиеш булмаган тиешле сыйфатлы товарлар турында үз сорауларына җаваплар алдылар.

Чара кысаларында сәүдә өлкәсендә, аерым алганда, сыйфатсыз товарлар сату һәм төрле очракларда аларны хәл итү юллары турында да сүз барды. Тыңлаучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре һ. б. нигезендә аңлатмалар бирелде.

Чара барышында катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар аңлатылган буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International