Хезмәткәрләр тормыш өчен мөһим мәгълүмат алдылар

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

2021 елның 16 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында «Янгын чыккан очракта хезмәткәрләрне ашыгыч эвакуацияләү, янгын вакытында гамәлләр тәртибе» дигән темага күнегү үткәрелде. Анда Арча һәм Әтнә муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге начальнигы Рөстәм Сафин катнашты. Укыту нәтиҗәләрен тикшерү янгын вакытында кешеләрне эвакуацияләү буенча практик күнегү рәвешендә узды. Янгынга каршы профилактика буенча инструктор күнегүләргә әзерлеккә нәтиҗәләр ясады. Уку максатларына һәм бурычларына ирешелде. Шулай ук инструктор тарафыннан тиешле эчтәлектәге белешмәлекләр таратылды.

Чара файдалы узды, хезмәткәрләр тормыш өчен мөһим булган, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы практикасыннан үрнәкләрдә теория рәвешендә мәгълүмат алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International