Дәүләт хезмәткәренең коррупциягә каршы үз-үзен тотышы стандарты

2021 елның 24 сентябре, җомга

Дәүләт хезмәткәренең хокукый статусы, гавами-хокукый мөнәсәбәтләрнең аерым субъекты буларак, башка субъектларга хас булган хокукларның, вазыйфаларның һәм җаваплылыкның стандарт җыелмасы булуы белән генә чикләнми, ә хезмәт тәртибенә карата чикләүләр, тыюлар һәм таләпләр кебек төшенчәләрне дә үз эченә ала. Моның белән дәүләт хезмәткәренең теге яки бу юнәлештә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыручы мөһим буын буларак аерым роле ассызыклана.

2021 елның 24 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органында «Дәүләт хезмәткәренең коррупциягә каршы үз-үзен тотышы стандарты. Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең этика һәм хезмәт тәртибе кодексы» дигән темага «түгәрәк өстәл» үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International