Игелекле Казан

2021 елның 27 сентябре, дүшәмбе

24.09.21 сентябрь көнне Казанда «Әкият» курчак театры каршында «Хәйрия йөзе» акциясе узды. Биредә теләсә кем теләсә нинди суммага пылау порциясен сатып алырга яки аны бушлай ашарга була иде. Җыелган акчалар «Игелекле Казан» фондына җибәрелде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре хәйрия акциясендә катнашты һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә кулланучылар белемен арттыру өчен семинар үткәрде.

Чара барышында сатучы белән кулланучы арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат җиткерелде. Бу - «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре өчен мондый төрдәге чараларда катнашу күптән инде күркәм традициягә әйләнде һәм үзенең әһәмиятен, кирәклеген һәм нәтиҗәлелеген раслады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International