Алабугада рәсемнәр күргәзмәсе узды

2021 елның 5 октябре, сишәмбе

2021 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре «Иллюзион» кинотеатрында Алабуга муниципаль районының «2 нче балалар сәнгать мәктәбе» муниципаль бюджет балаларга өстәмә белем бирү учреждениесе тарафыннан оештырылган балалар рәсемнәре күргәзмәсендә катнашты. Күргәзмә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган иде.

Чакырылучыларның барысы да балалар иҗаты белән танышып кына калмыйча, кулланучылар базары һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре тарафыннан консультацияләр алу мөмкинлегенә дә ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International