Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде

2021 елның 5 октябре, сишәмбе

2021 елның 5 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Көек авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.

Авылларда күчмә кабул итүләр һәрвакыт кирәк – алар гражданнарга, авылдан читкә чыкмыйча, күп кенә мәсьәләләрне урында хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Кабул итүгә килгән халыкны сатып алынган товарларның сыйфаты, гарантия срогы чыккач та, гарантия срогы чыкканчы да, товарны кире кайтару сроклары, икмәк-күмәч әйберләренә һәм сөт продуктларына сәүдә өстәмәләре, тиешле сыйфатлы товарлар турында, алкогольле продукцияне сату вакытын чикләү турында сораулар кызыксындырды.

Шулай ук күчмә чара кысаларында Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова әлеге торак пунктта эшләүче муниципаль хезмәткәрләр өчен дә семинар үткәрде.

Барлык катнашучыларга да Татарстан Республикасы территориясендә битлек режимын саклау турында мәгълүмат җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International