Теләче муниципаль районы Баландыш авылында гражданнарны чираттагы күчмә кабул итү үткәрелде

2021 елның 11 октябре, дүшәмбе

2021 елның 8 октябрендә Теләче муниципаль районының Баландыш авылында гражданнарны чираттагы күчмә кабул итү үткәрелде. Ул Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова катнашында үткәрде. Кабул итү барышында авыл халкы үз проблемалары белән мөрәҗәгать итте. Аларны кызыксындырган барлык сораулар буенча консультацияләр бирелде: техник яктан катлаулы сыйфатлы товарлар сатып алу, таләпләр кую сроклары, тиешле сыйфаттагы товарларны кире кайтару сроклары, сыйфатсыз аяк киеменә таләпләр кую сроклары турында.

Чара барышында «Вестник потребителя Татарстана» газетасы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары, товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүмат тупланган брошюралар һәм буклетлар таратылды.

Күчмә чара кысаларында территориаль орган хезмәткәрләре Теләче районында сәүдә эшчәнлеген алып баручы ике шәхси эшмәкәр кибетләрендә семинарлар үткәрде. Бәяләрне дөрес итеп рәсмиләштерүгә һәм азык-төлек продуктларының яраклылык срокларын үтәүгә аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International