Саба районы Явлаштау авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү үткәрелде

2021 елның 11 октябре, дүшәмбе

2021 елның 8 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы Саба муниципаль районының Явлаштау авылында яшәүчеләр өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров катнашында гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.

Кабул итү барышында гражданнарга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы һәм РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату кагыйдәләре нигезендә үз хокукларын тормышка ашыру тәртибе аңлатылды. Территориаль орган тәҗрибәсеннән мисаллар китерелде. Чара «Вестник потребителя Татарстана» газетасы, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча буклетлар тарату белән төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International