«Деловорот» телеграм-каналында чат-бот эшли башлады

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Иҗтимагый кабул итү бүлмәсенең кайнар линиясенә эшкуарлардан үз предприятиеләре (оешмалары) эшен оештыру буенча күпсанлы сораулар килә. Блок-схемалар һәм чек-листлар форматындагы сорауларга җаваплар «Деловорот» телеграм-каналында урнаштырыла: https://t.me/delovorot.

«Деловорот»ның әбүнәчеләре законнардагы соңгы үзгәрешләр турында беренче булып беләчәкләр. Яңа визуаль форматка ихтыяҗ Татарстанда гына түгел, алардан Россиянең башка төбәкләре эшмәкәрләре дә файдалана.

«Деловорот» телеграм-каналында чат-бот эшли башлады, анда иҗтимагый кабул итү бүлмәсе юристлары хокук һәм законлы мәнфәгатьләрне яклауда ярдәм итәләр, барлык бирелгән мәсьәләләр буенча консультацияләр бирәләр.

Тэги: деловорот
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International