Өйдән торып та консультацияләр алырга була

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле гражданнар!

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы, шул исәптән, кулланучылар хокукларын яклау буенча консультацияләр дә бирә.

Шуңа бәйле рәвештә, консультация сорап, өйдән чыкмыйча гына да мөрәҗәгать итә аласыз.

Аерым алганда, түбәндәгеләрдән файдаланырга киңәш итәбез:

Интернет кабул итү бүлмәсе.

Сезнең соравыгызга квалификацияле җавап алу өчен үзегез турында дөрес мәгълүмат күрсәтегез. Җавап җибәрү өчен фамилия, исем, электрон почта адресы мәҗбүри тәртиптә күрсәтелергә тиеш. Мөрәҗәгать текстын кыска һәм дөрес итеп формалаштырыгыз.

http://gosalcogol.tatar.ru/rus/priem.htm

Кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы порталы.

Барлык кирәкле контактлар, шулай ук актуаль мәсьәләләр һәм аларны хәл итү ысулларын сез әлеге порталда таба аласыз:

https://www.tatzpp.ru/

«Кайнар линия» телефоны:

+7 (843) 278-92-79.

Адрес: Казан шәһәре, Һ. Такташ ур., 94

Электрон почта адресы: gosalcogol@tatar.ru

Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе «Россия Федерациясендә гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» 02.05.2006 елның 59-ФЗ номерлы РФ Федераль законы белән регламентлана.

Электрон рәвештә җибәрелгән мөрәҗәгать авторларының шәхси мәгълүматлары Россия законнары таләпләрен үтәп саклана һәм эшкәртелә.

Тэги: кабул итү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International