Баулы шәһәрендә ведомствоара комиссия утырышы узды

2021 елның 29 октябре, җомга

28 октябрьдә Баулы муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында 2021 елның 9 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды. 2021 елның 9 ае йомгаклары буенча Баулы муниципаль районында алкоголь базарының торышы турында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева чыгыш ясады; алкоголь һәм спиртлы сыеклыклар белән агуланулар һәм алкоголизмны профилактикалау буенча күрелә торган чаралар турында - Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнары территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Галина Алатырева; алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм булдырмау эше турында - Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча бүлеге полиция башлыгы урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, полиция майоры Роберт Фәизов чыгыш ясады. Шулай ук видеоконференциядә «Алкоторг» ҖЧҖ, «Белый кремль» ҖЧҖ, кибетләр челтәре вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Йомгаклау сүзе белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International