Кулланучыларга искәрмә: гражданнар COVID-19 аркасында кредит шартларын үзгәртә алачаклар

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

РФ Үзәк банкы (Россия Банкы) заемчының кереме бүтән йөкләмәләрне үтәргә мөмкинлек бирмәсә, кредит яки займ шартларын үзгәртү турындагы физик затларның гаризаларын канәгатьләндерергә тәкъдим итте.

Россия Банкы рәсми тәкъдимнәр чыгарды (https://cbr.ru/press/event/?id=12360), аларда күрсәтелгәнчә, COVID-19га каршы көрәш өчен вакытлыча чикләүләр кертелүгә бәйле рәвештә, кредиторларга кредитларны һәм займнарны реструктуризацияләүне сорап мөрәҗәгать иткән гражданнар һәм КУЭ субъектларына каршы барырга тәкъдим итә.

Реструктуризацияләү банкларның, микрофинанс оешмаларының һәм кредит кооперативларының үз программалары буенча үткәрелә. Мондый программалар үз эченә түләүләрне кичектерү, кредит өчен айлык түләүләрне киметү, заман таләпләре нигезендә хезмәт күрсәтү бурычын үтәү өчен көченнән килгәнчә уңайлыклар тудыручы башка төрле вариантларны үз эченә ала.   

Килешүләрнең шартларын үзгәртү өчен нигез булып, 2021 елның 1 ноябреннән 31 декабренә кадәр бурычка алучының COVID-19 (гаилә әгъзаларын да кертеп) авыруы яки гражданнарның һәм бизнесның бурычка хезмәт күрсәтергә мөмкинлек бирми торган керемнәрен киметү тора.

Бу очракларда клиентка килешү шартларын бозган өчен неустойка (штраф, пеня) исәпләргә кирәкми. Моннан тыш, реструктуризацияләү кредит тарихын начарайтырга тиеш түгел — Россия Банкы барлык кредит тарихлары бюросына да шундый рекомендацияләр юллаган.

Әгәр гражданин яисә кече һәм урта бизнес субъекты элегрәк реструктуризациядән файдаланган булса, бу яңа мөрәҗәгатьне карау өчен киртә булырга тиеш түгел.

Тэги: кредитлар
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International