Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Конституциясе көне белән котлый

2021 елның 4 ноябре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле дуслар! 4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Татарстан Конституциясе көнен без 6 ноябрьдә билгеләп үтәчәкбез. Сезне чын күңелдән шушы мөһим бәйрәмнәребез белән котлыйм!

Төрле милләт кешеләре безнең җирдә тату яши, һәм шуны истә тотарга кирәк: без бердәм булып яшибез.

Сезгә иртәгәсе көнгә ышаныч һәм тотрыклылык, аяз күк йөзе, сәламәтлек һәм озын гомер телим!

Ихтирам белән, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International