«Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика олимпиадасы (алга таба – Олимпиада) тәмамланды.
Татарстан Республикасында «2014 - 2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» максатчан программасы гамәлдә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе әлеге программаның координаторы итеп билгеләнде. Кулланучылар белемен арттыру, шул исәптән урта уку йортлары укучылары өчен куллану белемнәре нигезләре буенча Олимпиада үткәрү программаның өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Кулланучыларның үз-үзен тотышы нигезләрен белү тагын да актуальрәк һәм әһәмиятлерәк була бара.
Олимпиада безнең республикада тугызынчы ел үткәрелә. Быел Олимпиадада катнашу өчен Татарстан Республикасының 8-11 сыйныфларында белем алучы 14779 укучы гариза биргән. Олимпиадада катнашырга теләүчеләр елдан-ел арта бара. Мәсәлән, 2013 елда олимпиадада 500ләп катнашучы, 2014 елда – 800 гә якын, 2015 елда - 1800, 2016 елда - 2400дән артык, 2017 елда - 4000нән артык, 2018 елда – 6285, 2019 елда - 9441, 2020 елда 13969 катнашучы гариза бирде. Бу әлеге юнәлеш белән кызыксынуның арта баруы, үсеп килүче буынның активлаша баруы турында сөйли.
Укучылар алган кулланучылар белемнәре аларга хезмәт һәм товарларның күптөрлелегенә ориентлашырга, дөрес сайлау ясарга һәм кулланучылар хокуклары бозылган очракларда эш итә белергә ярдәм итәчәк.
Олимпиаданың беренче этабы www.tatzpp.ru сайтында тест формасында узды;
2 этап кулланучылар хокукларын яклау белән бәйле темага эссе язу формасында дистанцион рәвештә үтте;
3 этап - zoom буенча катнашучылар белән онлайн-әңгәмә формасында узды, анда катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге ситуацион сорауларга җавап бирергә тәкъдим ителде.
Олимпиада жюрие республиканың әйдәп баручы югары уку йортлары, кулланучылар хокукларын яклау буенча иҗтимагый берләшмәләр һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе мөгаллимнәреннән оештырылган иде. Комиссияне Митюшкин Юрий Иванович – Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган юристы, юридик фәннәр кандидаты, «Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты (Россия Юстиция министрлыгының РПА)» ЮҺБ ФДБМУ доценты җитәкли.
8-9 һәм 10-11 сыйныф укучылары арасында Олимпиада җиңүчеләре билгеләнде. Алар: Нургалиева Ралина Искәндәр кызы, Менделеевск муниципаль районының 1 нче гимназиясе 9 сыйныф укучысы (8-9 сыйныфлар арасында), Тәтеш муниципаль районының Олы Тархан урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Хаярова Алсу Җедит кызы (10-11 сыйныфлар арасында). Олимпиадада җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.
Моннан тыш, 1, 2, 3 дәрәҗә Олимпиада призерлары билгеләнде. Олимпиада призерлары шулай ук дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнәчәк.
Жюри, шулай ук, «Кулланучылар грамоталылыгы нигезләрен өйрәнүдә ирешкән уңышлары өчен», «Кулланучылар белеме нигезләрен өйрәнүдә ирешкән уңышлары өчен», «Кулланучылар белемен арттыруда үҗәтлек өчен», «Кулланучылар белемен алуда активлык һәм максатчанлык өчен», «Кулланучылар законнарын белүгә һәм өйрәнүгә омтылышы өчен», «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча укучылар өчен Олимпиадада актив катнашканы өчен» номинацияләрендә кызыксындыру призлары белән бүләкләнә.
(нәтиҗәләрне таблицада карагыз).
2021 елгы Олимпиада нәтиҗәләре буенча шулай ук «Менделеевск муниципаль районының 1 нче гимназиясе» Татарстан Республикасында кулланучылар мәгарифе системасын үстерүгә аеруча зур өлеш керткән гомуми белем бирү оешмасы бүләкләнәчәк.
Җиңүчеләрне һәм призерларны, шулай ук Олимпиадада катнашучыларның барысын да котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
ҖИҢҮЧЕ (8-9 кл укучылары арасында) |
ҖИҢҮЧЕ (10-11 кл укучылары арасында) |
||||
Нургалиева Алинә Искәндәр кызы
ТР Менделеевск муниципаль районының 1 нче гимназиясе |
Хәсәнова Алсу Җәүдәт кызы
ТР Тәтеш муниципаль районы Олы Тархан урта гомуми белем бирү мәктәбе |
||||
(8-9 сыйныф укучылары) |
I I ДӘРӘҖӘ ДИПЛОМ (8-9 сыйныф укучылары) |
I I I ДӘРӘҖӘ ДИПЛОМ (8-9 сыйныф укучылары) |
|||
Рәшитов Эмиль Илдар улы Казан шәһәре Совет районының 121-нче номерлы лицее |
Мортазина Гөлфия Рәүф кызы ТР Теләче муниципаль районы Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе |
Сафиуллина Адилә Айрат кызы Иске Кырлай төп гомуми белем бирү мәктәбе |
|||
I ДӘРӘҖӘ ДИПЛОМ (10-11 сыйныф укучылары) |
I I ДӘРӘҖӘ ДИПЛОМ (10-11 сыйныф укучылары) |
I I I ДӘРӘҖӘ ДИПЛОМ (10-11 сыйныф укучылары) |
|||
Швецов Виталий Игорь улы Казан шәһәре Яңа Савин районының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 146-нчы номерлы МБМУ |
Галеева Азалия Наил кызы Казан шәһәре Совет районының 175 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе |
Фәрхетдинов Линар Илдар Улы ТР Менделеевск муниципаль районының 1 нче гимназиясе |
|||
номинацияләрдә җиңүчеләр: |
|||||
"Кулланучылар грамоталылыгы нигезләрен өйрәнүдә казанышлары өчен" |
"Кулланучылар грамоталылыгы нигезләрен өйрәнүдә уңышлар өчен" |
"Кулланучылар грамоталылыгын арттыруда үҗәтлек өчен" |
"Кулланучылар белемнәрен алуда активлык һәм максатчанлык өчен" |
"Җиңүгә һәм кулланучылар законнарын өйрәнүгә омтылыш өчен" |
"Кулланучылар хокукларын яклау" темасы буенча укучылар өчен Олимпиадада актив катнашканы өчен" |
Фәсахова Алинә Рөстәм кызы Азнакай шәһәре, Азнакай муниципаль районы, 4 нче Лицей |
Мәрдәнова Зилә Рәис кызы Арчаның В. Ф. Ежков исемендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе |
Иванова Виктория Виктор кызы Казан шәһәре Вахитов районының 98 нче урта гомуми белем мәктәбе (татар - рус) |
Шишляева Ксения Александр кызы Казан шәһәре Идел буе районының 139 нчы гимназиясе |
Нигъмәтҗанов Данияр Булат улы Теләче муниципаль районы Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта гомуми белем бирү мәктәбе |
Бохан Юлия Андреевна ТР Кукмара муниципаль районы Кукмара ш. т. б. 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе |
Гыйниятов Руслан Илдар улы Казан шәһәре Совет районының 169 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе |
Галимуллин Нияз Илдар улы Актаныш 1 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе |
Ханнанова Алинә Радик кызы Яр Чаллы шәһәренең 60 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе |
Сафина Гүзәл Ринат кызы ТР Зеленодольск муниципаль районы Норлат урта гомуми белем бирү мәктәбе |
Зименкова Азалия Эдуард кызы Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 27 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе |
Кыямова Рәзилә Ришат кызы ТР Әлки муниципаль районы Чуаш Кичүе урта гомуми белем бирү мәктәбе |
Галиев Исмәгыйль Ирек улы Яңа Кенәр урта гомуми белем бирү мәктәбе |
Сафиуллин Самат Рашат улы Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Шәмәрдән лицее |
Лапшина Варвара Сергеевна КФУ Алабуга институтының “Университетская” МБМУ |
Иванова Анастасия Николаевна Алабуга муниципаль районы 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе |
Шаһов Тимур Марат улы Әгерҗе шәһәре Таҗи Гыйззәт исемендәге 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе |
|