Ел саен ноябрьнең икенче атнасы Бөтендөнья сыйфат атнасы буларак билгеләп үтелә, ә ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесе Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан танылган Халыкара сыйфат көне. Татарстан Республикасы Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина ZOOM платформасында Балтач муниципаль районы «Сосна төп гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ укучылары өчен куллану белемнәре нигезләре буенча класстан тыш дәрес үткәрде.
Чарада катнашучыларга сыйфат көненең килеп чыгу тарихы, Россия сыйфат системасы, көн девизы турында мәгълүмат җиткерелде. Кулланучылар хокукларын яклау турында законның гомуми нигезләмәләре, кулланучыларның төп хокуклары, кулланучы хокукларын бозган өчен сатучының (җитештерүченең, башкаручының) җаваплылыгы аңлатылды. «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына ел саен үткәрелә торган республика олимпиадасы турында мәгълүмат бирелде.
Кулланучылар хокукларын яклауның теләсә кайсы системасының үтемлелеге кулланучыны законнар бирә торган хокуклардан файдаланырга өйрәтү өчен тәэмин ителә. Бу лекцияләр укучыларда эшлекле актив кызыксыну уята, безнең бурыч - укучылар үз хокукларын кыю рәвештә яклый белергә тиеш.