Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре тарафыннан 13.11.2021 - ял көнендә 08.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр «Уңыш» базарында консультацияләр үткәреләчәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әгәр кулланучы үз хокукларын һәм бурычларын яхшы белә икән, күп кенә көтелмәгән хәлләрне булдырмый калырга мөмкин. Кайбер очракларда бәхәсле хәл килеп чыгамы, юкмы – нәкъ менә кулланучының белеменә бәйле.