Арча районы Иске Ашыт төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен сыйфат дәресе үткәрелде

2021 елның 11 ноябре, пәнҗешәмбе

2021 елның 10 ноябрендә, Сыйфат атнасы кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина «ZOOM» платформасында, мәктәп укытучысы Ләйсән Гайнуллина катнашында, Татарстан Республикасы Арча районы Иске Ашыт мәктәбе укучылары өчен дистанцион дәрес үткәрде.

Балалар кулланучылар хокукларын яклау турында законнарда билгеләнгән Сыйфат көненең килеп чыгу тарихы һәм кулланучыларның хокуклары, РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган «Ваклап сату килешүе буенча товарлар сату Кагыйдәләре» белән таныштылар. Аңлатмалар территориаль орган практикасыннан мөрәҗәгатьләр мисалында бирелде.

Балалар үзләре яки ата-аналары белән турыдан-туры булган, аерым алганда, Интернет аша уңышсыз сатып алу очраклары турында актив рәвештә сөйләделәр; алар ничек итеп кулланучы хокукларын якларга тырышулары хакында сөйләделәр. Әлеге чара слайдлар белән үрелеп барды.

«Кулланучылар хокукларын яклау» темасына, «Кулланучылар хокукларын яклау» порталында урнаштырылган Олимпиада турында мәгълүмат җиткерелде. Территориаль органга мөрәҗәгать итү тәртибе аңлатылды, элемтә өчен мәгълүматлар әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International