Кукмара районының Манзарас авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече Илшат Бәдретдинов катнашында алкогольле продукцияне сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды.
Әлеге чарада сәүдә өлкәсендә, аерым алганда, сыйфатсыз товарлар сату һәм төрле хәлләрдә аларны хәл итү юллары турында да сүз барды. Кабул итү барышында барлык мөрәҗәгать итүчеләргә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары нигезендә аңлатмалар бирелде.
Чаралар барышында кулланучылар хокукларын яклау буенча мәгълүмати-агарту буклетлары һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.
Территориаль орган хезмәткәрләре авыл җирлеге территориясендә эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баручы сәүдә объектларында булдылар. Кулланучылар базары өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү максатыннан, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының һәм РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге «Ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләрен, кулланучының мондый товарны ремонтлау яки алыштыру чорында шушы ук төп куллану үзенчәлекләренә ия булган товарны түләүсез бирү турында таләбе кагылмый торган озак файдаланудагы товарлар исемлеге һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында»гы 2463 номерлы карары белән расланган карары нигезендә, төп моментларын аңлатып, шәхси эшмәкәрләр сатучылары өчен семинар-укулар үткәрелде.