Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Базарлы Матак һәм Карга авылларында Бөтендөнья сыйфат көненә һәм Европа сыйфат атналыгына багышланган кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен чаралар комплексы үткәрелде.
Быел чаралар «Сыйфат – тормыш эше» шигаре астында уза. Бәйрәмнең төп максатларының берсе - товарларның һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфаты белән бәйле мәсьәләләргә игътибарны җәлеп итәргә ярдәм итүче эшчәнлекне көчәйтү һәм алга этәрү.
Чаралар барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча консультация бирү максатыннан Базарлы Матак һәм Карга авылларында яшәүчеләр белән очрашулар оештырылды. Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты һәм Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләре өчен семинар-укулар оештырылды. «Алып Хан» сәүдә йортында кулланучылар базарында катнашучыларга законнарны аңлату максатыннан кизү тору үткәрелде. Моннан тыш, ДБУКФҮ да, сәүдә предприятиеләрендә һәм гражданнар күпләп җыела торган башка урыннарда кулланучыларга белем бирү буенча консультация өстәлләре һәм лекцияләр оештырылды.
Халык белән аңлату эшләре алып бару һәм хуҗалык итүче субъектлар вәкилләрен укыту куллану белемен арттырырга һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны киметергә мөмкинлек бирә, бу Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш булып тора.