2021 елның 10 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова Теләче муниципаль районының Олы Мәтәскә авыл җирлегендә гражданнарны чираттагы күчмә кабул итү уздырды.
Авыл халкын сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару һәм аны алыштыру мәсьәләләре кызыксындырды. Кулланучылар законнарына аңлатма бирелде, товарлар (хезмәт күрсәтүләр) сатып алганда барлыкка килгән конкрет тормыш ситуацияләрендә дөрес итеп үз-үзеңне тоту мисаллары, претензияне бирү тәртибе һәм аларны карау сроклары китерелде.
Чара барышында «Вестник потребителя Татарстана» газетасы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары турында төрле мәгълүмат булган товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүмат булган брошюралар һәм буклетлар таратылды.