Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча территориаль органы белгече белән берлектә, Сыйфат атнасы кысаларында, 2021 елның 11 ноябрендә «Йолдыз урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ укучылары өчен класстан тыш дәрес, ТР Чистай муниципаль районы Булдырь авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләре өчен семинар – укулар һәм шәхси эшмәкәр М. М. Слоянның «Мега Арзан» кибетендә кулланучылар өчен консультация өстәле оештырдылар.
Быел чаралар «Сыйфат – һәркемнең эше» дигән девиз астында уза. Тормыш сыйфатын даими күтәрү кирәклеген ассызыклаучы матур традиция 1990 елда барлыкка килде. Шуннан бирле ноябрьнең һәр икенче пәнҗешәмбесендә күп кенә илләрдә масштаблы акцияләр һәм флешмоблар үткәрелә, аларның төп бурычы – һәр кешенең тормышында сыйфатның мөһимлеге турында искәртү. Сыйфат көнен бәйрәм итү бер көн белән генә чикләнми, ә традицион рәвештә бер атна дәвам итә. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе ел саен бу чараларда актив катнаша.
Чаралар барышында кулланучылар хокукларын яклау турында законнар аңлатылды, продукциянең һәм хезмәтләрнең сыйфаты, шулай ук товарларның аерым төрләрен мәҗбүри маркировкалау турында күп сөйләнде.