2011 елның 12 ноябрендә Бөтендөнья сыйфат атнасы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы А.Р. Хөснетдинова, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты В. Р. Өметбаева, Зеленодольск муниципаль районы башкарма комитеты кулланучылар базары бүлеге баш белгече Р. Г. Сәлахова белән берлектә, эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә товарлар, эшләр һәм хезмәтләр күрсәтү сыйфаты мәсьәләләре буенча «түгәрәк өстәл» форматында гражданнарны кабул итте.
Чара барышында гражданнарга кулланучылар хокукларын яклау буенча буклетлар таратылды.