Казан территориаль органы начальнигы гражданнарны күчмә кабул итте

2021 елның 13 ноябре, шимбә

2021 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Янцар авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.

Авылларда күчмә кабул итүләр һәрвакыт кирәк – алар гражданнарга, авылдан читкә чыкмыйча, күп кенә мәсьәләләрне урында хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Кабул итүгә килгән халыкны сатып алынган товарларның сыйфаты, гарантия срогы чыккач та, гарантия срогы чыкканчы да товарны кире кайтару сроклары, икмәк-күмәч әйберләренә һәм сөт продуктларына сәүдә өстәмәләре, тиешле сыйфатлы товарлар турында, алкогольле продукцияне сату вакытын чикләү турында сораулар кызыксындырды.

Шулай ук күчмә чара кысаларында Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова әлеге торак пунктта эшләүче муниципаль хезмәткәрләр өчен дә семинар үткәрде.

Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләсе буенча килгән барлык мөрәҗәгатьләргә гамәлдәге законнар нигезендә квалификацияле аңлатмалар бирелде. Чара кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча белешмәлекләр һәм буклетлар рәвешендә мәгълүмати материал тарату белән барды.

Күчмә кабул итүләр вакытында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе өчен мондый очрашулар форматы инде традициягә әйләнде һәм дәвам итәчәк.

Барлык катнашучыларга да Татарстан Республикасы территориясендә битлек режимын саклау турында мәгълүмат җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International