Бөтендөнья сыйфат көненә һәм «Уңыш» базары территориясендә Европа сыйфат атналыгына багышланган чаралар үткәрү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре, товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алганда кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кулланучылар һәм сатучыларга консультацияләр үткәрде.
Консультация пункты эше вакытында гражданнар нигездә түбәндәге сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр:
* үлчәме буенча килмәгән азык-төлек булмаган товарны ничек алыштырырга?;
* хата буенча сатып алынган азык-төлек товарлары өчен акчаны кире кайтарырга мөмкинме?;
* товарлар сатып алганда мәҗбүри һәм кирәкле мәгълүматка карата таләпләр
һәм башкалар.
Сатып алучылар еш кына, күләме, фасоны, төсе буенча туры килмәгән товарны алыштыру яки кире кайтару өчен, сатучыга әйләнеп килә. Эшмәкәрләр һәм сатучылар бу хәлгә төрлечә карыйлар. Кулланучы таләпләрен үтәүдән законсыз баш тарту очракларында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының 25 статьясы нигезләмәләрен аңлатырга туры килә. Кулланучы ундүрт көн дәвамында азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны (товар) формасы, габаритлары, фасоны, төсе, күләме яки комплектациясе буенча туры килмәгән шундый ук товарга алмаштырырга хокуклы. Шул ук вакытта товар эксплуатациядә булырга тиеш түгел, товар төре, куллану сыйфаты, фабрика биркалары һәм ярлыклары сакланган булырга тиеш.
Сатып алучының мөрәҗәгать иткән вакытка сатучыда кирәкле товары булмаса, сатучының акчасын сатып алучы кире кайтарганнан соң өч көн эчендә кире кайтару мәсьәләсе хәл ителә.
Барлык мәсьәләләр буенча да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре аңлатмалар бирде.
Сатучыларга кулланучылар проблемаларын ирекле хәл итү формуласын, ягъни судка кадәр тәртиптә кулланырга киңәш ителде.
Мөрәҗәгать итүчеләргә актуаль темалар буенча кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлаткан брошюралар һәм буклетлар, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары турында мәгълүмат бирелде.