Аксубайда сыйфат атналыгы бара

2021 елның 11 ноябре, пәнҗешәмбе

Сыйфат атналыгына багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Ершова һәм Роспотребнадзорның Аксубай районындагы идарәсенең баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов Аксубайның сәүдә нокталарында булдылар.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте һәм Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре хуҗалык, кулинария, мебель кибетләрендә һәм балалар өчен товарлар сату нокталарында булдылар, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралаштылар.

Товарларга туры килергә тиешле беренче критерий – кешеләр һәм әйләнә - тирә мохит өчен куркынычсызлык, - дип билгеләп үтте белгечләр, икенче критерий - алар кулланучыларның билгеләнгән нормаларына, сорауларына һәм өметләренә җавап бирергә тиеш.

- Товар сыйфатсыз булса, сез нәрсә эшләячәксез? – килүчеләргә әнә шундый сораулар бирделәр. Күбесе мондый күренеш белән нәкъ менә шушы кибетләрдә генә очрашмадык, дип җавап бирделәр. Ведомство белгечләре гражданнарга сыйфатсыз товар сату фактлары буенча үз хокукларын яклау өчен Роспотребнадзор һәм Дәүләт алкоголь инспекциясенең җирле органнарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуы турында, аларның хокукларын аңлаттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International