2021 елның 13 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнехановның Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты тарафыннан үткәрелә торган «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Министрлар, дәүләт органнары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашында дипломнар белән Татарстан Республикасының 12 дәүләт граждан хезмәткәре бүләкләнде.
Бүләкләнүчеләр арасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы контроль-инспекция бүлеге консультанты Эльмира Досманова «Социаль өлкә белән идарә итү» номинациясендә җиңүче булды.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов билгеләп үткәнчә, дәүләт аппаратында үз эшенең осталары эшли һәм дәүләт файдасына намус белән хезмәт куялар. Дәүләт хезмәткәрләре арасында иң яхшы исемгә Конкурс тәҗрибә, яңа идеяләр һәм инициативалар белән уртаклашу өчен менә дигән мәйданчык булды, шулай ук конкурста катнашу – үзең турында белдерү һәм үз потенциалыңны тормышка ашыру өчен менә дигән мөмкинлек.
Ел саен конкурста 50дән артык дәүләт хезмәткәре катнаша. 2021 елда конкурс номинацияләре исемлеге ике дәүләт телен нәтиҗәле файдалануга юнәлдерелгән яңа позиция белән тулыландырылды.
Расланган методика буенча конкурс 2 этапта уза.
Беренче этап кысаларында хезмәткәрләрнең анкеталы мәгълүматлары, шулай ук аларның белемнәре, күнекмәләре һәм осталыклары бәяләнә. Икенче этапта узган этап нәтиҗәләре буенча күбрәк балл җыйган катнашучылар конкурс проектларын тәкъдим итәләр. Ике этап нәтиҗәләре буенча 14 җиңүче билгеләнә. Дипломнардан тыш, җиңүчеләр 50 мең сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнә.